Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар җәйге ялда чакта...

Капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерелүче Лесной бистәсе балалар бакчасында ремонт эшләре март урталарында башланып китте.

Җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте балта осталары аның түбәсен сүтеп, яңа кайчылыклар куеп, түбәсен калай профнастил белән ябып куйганнар. Мин килгәндә бер төркем осталар - Илшат Нәҗметдинов, Марсель Измайлов, Айдар Козлов һәм Мансур Тизяковлар калай сайдинг белән балалар бакчасының диварын тышлый иде.

- Моңарчы электр, суүткәргечләр, җылылык торбалары, тәрәзәләр алыштырылды, аерым бүлмәләргә җылы идән ясалды. Моңарчы җылы идән бөтенләй юк иде. Алга таба ишекләрне, санузелларны алыштыру күздә тотыла, - дип таныштырды мине ремонт эшләренең барышы белән участок мастеры Альмир Гатиятуллин.

Илдә, шул исәптән республикабызда, төзелеш материалларына бәяләрнең көнләп түгел, сәгатьләп үсүе төзекләндерү эшләре барышында үзен нык сиздергән. Мисал өчен, түбәлек калайны озак көткәннәр. Язгы, җәйге айларда калайга, тимер эшләнмәләргә бәяләр бер ярымга артты. Шулай ук агач материаллары, кирпеч бәяләре дә шул дәрәҗәдә артты. Бу әле чик түгел. Җәйге төзелешләр чорында бәяләр тагын артмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Бәяләрдәге әлегедәй тотрыксызлык аркасында кичен планлаштырган эшләрнең байтагы иртәгесен чынга ашмаска да мөмкин. Шуңа да карамастан, әлеге участокта эш тукталмый, киресенчә, төзүчеләр вакытны узып, төзекләндерү эшләрен дәвам итәләр.

Эчтәге ремонт эшләре тәмам булгач, бакча тирәсен матурлау эшләрен башкару күздә тотыла. Бакча мөдире Диләрә Исламова белдергәнчә, бу мөһим эштән әти-әниләр дә читтә калмаячак. Аларның күбесе төзекләндерү, бакчаның тирә-юнен матурлау эшендә катнашырга теләк белдергән инде. Башкача була да алмыйдыр. Чөнки биредә үз нарасыйлары тәрбияләнә ләбаса. Тик моның өчен балалар бакчасы биләмәсен төзелеш калдыкларыннан арындырасы, биләмә чикләрен билгеләп, районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасында рәсмиләштереп бетерәсе бар икән әле.

Ходай насыйп итсә, балаларның шат авазын без төзекләндерелгән бакчада август азагында ишетәчәкбез. Узган ел биредә 13 бала белем һәм тәрбия алган. Шуның җидесе быел башлангыч мәктәпкә укырга керәчәк. Яңа уку елында республика программасы нигезендә төзекләндерелгән балалар бакчасына 10 бала йөрер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев