Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Батыр Таисия

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя бара.

Алан авыл җирлегендә дә бердәнбер сугыш ветераны Таисия апа Сабирҗанова Күкчә авылында гомер итә. Сугышның ачысын-төчесен татыса да, ветеранның күңеле матур. Ишектән килеп керүгә: “Минем янга килдегезме, ай рәхмәт сезгә”, - дип һәрчак елмаеп, танып каршы ала.

Бүгенге матур тормышка ул көн дә шөкер итә. 9 Май - ветеран өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Таисия апа Җиңү көне якынлашканда, якыннарыннан, район җитәкчеләреннән матур теләкләр кабул итеп, сугыш хәтирәләрен яңарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев