Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бөтенхалык бәйрәме

Бүген Бөек җиңү көне! Шушы уңайдан районыбыз үзәге Теләчедә бәйрәм тантаналары узды.

Шатлыклы да һәм шул ук вакытта беркадәр сагышлы да һәм моңсу да булган бәйрәм белән райондашларыбызны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республиксының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов котлады. 

Шулай ук җанга якын әлеге бәйрәмдә Олы Нырсы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писарев,  ветераннарның район Советы рәисе Мансур Газизов, район Әфганчылар берлеге рәисе Айдар Галимҗанов һәм үсеп килүче буын вәкиле - Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Марсель Яһудинның да район мәдәният йорты каршына җыелган халыкка әйтер сүзләре бар иде.

Әлбәттә, бәйрәм күрке - сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары булды. Бүген аларга кадер-хөрмәтнең зурысы күрсәтелде.

Район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, бизәлгән автомобильләр һәм мотоцикллар парады белән башланып киткән Җиңү бәйрәме ялкынлы чыгышларга бай булган  митинг белән дәвам итте, район үзешчәннәренең зур бәйрәм концерты һәм спорт ярышлары, балалар өчен оештырылган төрле аттракционнар белән дәвам итте. Аяусыз сугышта башларын салган батыр якташларыбызның якты истәлеге митингта бер минут тынлык белән искә алынды.

Хөрмәтле укучылар! Җиңү көне тантаналары турында тулырак сез “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев