Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бер кеше ковидтан прививка ясатса...

Гаиләдә башкаларның чир йоктыру куркынычы кими, диләр.

Вакцинация узган кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була.
Гаиләдә бер кеше коронавируска каршы прививка ясатса, бу калган гаилә әгъзаларының инфекция йоктыру куркынычы киметә. «Татар Информ» язганча, «Лидер-медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков вәзгыятькә карата үз фикерләрен җиткерә.

– Прививка ясаткан бер кеше гаиләнең башка әгъзалары өчен ковид йоктыру куркынычын өч мәртәбә киметә, – ди ул.
Вакцинация узган кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була. Өстәвенә, ул бүлеп чыгарган патоген әллә ни актив түгел һәм организмда мутацияләнми, дип ачыклык кертте ул.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X