Без дә өмәгә чыктык
1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында район территориясендә чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Авыл җирлекләрендә урамнарны, һәйкәл тирәләрен, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчасы яннарын чүп-чардан арындыралар. Бюджет хезмәткәрләре, предприятиеләрдә эшләүчеләр әкренләп үз территорияләрен җыештырырга чыккан иделәр.
Бу атнаның шимбәсендә – 24 апрель көнне бөтен районда бердәм өмә көне билгеләнде. Безнең коллектив та әлеге чарадан читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев