Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген дә намаз укый

Миллионнарча корбаннар, сугыш кырында ятып калган ир-егетләр, тол калган хатыннар, ятим балаларның күз яше бәрабәренә 1945 елның 9 маенда Җиңү таңы ата.

Бу Җиңүдә районыбызның Олы Нырсы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гарифулла Гобәйдуллинның да өлеше бар. Шушы көннәрдә Гарифулла абыйга 94 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тәбрик итте. Үзен тәбрикләргә килгән кунакларны танып алганнан соң, ветеранның куанычы йөзенә чыкты.

Күпне күргән ветеран, күкләр аяз, илләр тыныч булсын, дигән теләктә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев