Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Битарафлык...

Шушы көннәрдә эколог, административ комиссия вәкилләре Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән Югары Мәтәскә авылының чисталыгын күзәтте.

Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының төньяк территориаль идарәсенең өлкән инспекторы, өченче разрядлы белгеч Ришат Билалов Теләче һәм Саба районнарына хезмәт күрсәтә. Аның белән бергә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия составында рейдка еш чыгарга туры килә. Шушы көннәрдә эколог, административ комиссия вәкилләре Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән Югары Мәтәскә авылының чисталыгын күзәтте.

Безне авылның тау өстендә күпсанлы салам, печән төргәкләре каршы алды. Тиз генә санап, исәбенә чыгармын димә. Бу күренештән соң, табигатьне рәнҗетү генә түгел, күпме әрәм хезмәт тә куелган дигән фикер калды. Запас булыр дип тупланган терлек азыгы күптән инде үзенең сыйфатын югалткан. Бирегә йөге белән агач материаллары да алып менеп ташлаганнар. Кешенең исеме язып куелмаган, иясен таба алмаслар дигән ялгыш фикер яшәп килсә дә, кемнәрнеке икәнлеге тиз ачыкланды.

Авыл пөхтә, матур, төзек. Ләкин, ни кызганыч, урамнарның матурлыгын, берән-сәрән генә булса да, капка төбендә урын алган техника җайланмалары ямьсезли. “Алып куябыз, вакыт җитмәгәнгә генә калды, әле бакча артында алып кайткан утыныбыз да бар, өлгереп кенә бетә алмыйбыз”, - дип үзләренең гаепләрен танучылар да булды. “Бу безнең рәсмиләштерелгән җир, ни теләсәк шуны куя алабыз”,- дигән ямьсез тон белән әрләшүчеләр дә очрады. 

Табигатьнең матур почмагында яшәүчеләр үзләре яши торган матурлыкны үзләре үк ямьсезләгән… Шунысын да әйтергә кирәк, һәр кешенең рәсмиләштергән җир биләмәсе бар. Бар кеше дә капка төбенә, бакча артына әйбер өя башласа, чүп ташласа ни булыр икән?

Бу көнне административ комиссия тарафыннан Югары Мәтәскә авылының ике кешесенә беркетмә, җиде кешегә административ комиссиягә чакыру кәгазе бирелде. Әгәр дә бу кешеләр комиссиягә кадәр җыештырып, фотохисап алып килсәләр, аларга беркетмә төзелми. Беркетмә төзелгәннән соң 15 көн эчендә комиссия җыелып эшне карый. Әгәр дә комиссиягә килгәндә дә җыештырылмаса, гаеплегә 2 мең сум күләмендә штраф салына.

Мондый рейдлар һәр авылда узачак, комиссия килгәнче итәкчабуларны җыеп, җыештырып, тәртипләп куйсак иде. Эш узгач, штраф салгач, зарланып йөрүдән мәгънә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев