Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бәхетен читтән эзләмәгән

Райондашларыбыз Баландыш авылында яшәүче Әнвәр Газизуллинны оста машина йөртүчеләрнең берсе дип танып белә. Үз эшенең остасы булган Әнвәр Гомәр улы “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.

Ул 1963нче елның 18 сентябрендә Урта Мишә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе ала, әтисе Гомәр абый аны балта остасы серләренә дә өйрәтә. 1980нче елда Иске Җөри урта мәктәбен тәмамлап, Биектау районының Чебакса бистәсендә шоферлык курсларында укый. Аны уңышлы тәмамлап, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының “Баландыш” бүлекчәсенә эшкә кайта. Хезмәт юлын МТЗ-50 тракторында башлап җибәрә. 1981нче елның көзендә Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына.

Хәрби хезмәтен машина йөртүче булып үтәп кайта. Армиядә аңа «ЗИЛ-131», «Урал» автомашиналарында хезмәт итәргә туры килә. Тырыш егет хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, бәхетен читтән эзләми, кире Баландыш бүлекчәсенә эшкә кайта. Бүлекчәдә ГАЗ-53 машинасында хезмәт куя, аннары җиңел машинаны иярли. 1984нче елдан 2004нче елга кадәр бүлекчә, хуҗалык җитәкчеләрен йөртә ул. 2004нче елда үзенә шәхси КамАЗ автомашинасы алып, йөк ташу белән шөгыльләнә башлый. 2011нче елдан “Вамин” агрофирмасына эшкә килә, КамАЗ автомашинасына утыра, иске машинаны сүтеп, яңадан ремонтлап чыга. 1984 елда күрше Саба районы Елыш авылы кызы Дания белән тормыш корып җибәрәләр. Бербер артлы 3 балалары дөньяга аваз сала. Балаларын да хезмәт белән тәрбиялиләр. Олы кызлары Гүзәлия, уртанчы уллары Радик юриспруденция юнәлеше буенча югары белем алалар, кече уллары Рәлиф Казан элемтә техникумын тәмамлап, үз юнәлеше буенча хезмәт итә. Тормыш иптәше Дания ханым озак еллар Баландыш авыл җирлегенең сәркатибе булып хезмәт куйды, бүген лаеклы ялда. Язмабыз герое хезмәтен яратып башкара. Машинасы һәрвакыт төзек. Алга таба да ватылмыйча, исән сау эшләргә насыйп булсын.

Ленар Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев