Ринат Галиәхмәтов сүзләренчә, рус телендәге проект милли татар ашларын популярлаштыра ала.
Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) рус телендә милли аш-су тамашасы проектын башларга планлаштыра. Бу турыда «ВИП Media» проектын алып баручы Рәсим Хаҗиев хәбәр итте.
«Блогер Татар Малай татарлар турында русча сөйләргә җыена. Ул шоу проектында татар халык ашларын әзерләячәк. Шулай итеп ул татар ашларын популяштырырга җыена, чөнки рус телендә танылу мөмкинлеге зуррак», — диде Рәсим Хаҗиев.
Тиздән «ВИП Media» проектының да рус телендә чыгачагы билгеле булды. «Татар телендәге каналны этәрү кыенрак, рус телендә төшерү җайлырак», — дип уртаклашты ул.
Нет комментариев