Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чираттагы сессия узды

19 нчы май көнне район хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унынчы утырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы  Нәҗип  Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район прокуроры ярдәмчесе, Теләче муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә  “Теләче муниципаль районының 2020 нче елга бюджет үтәлеше турында”, “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы контроль-хисаб палатасының 2020 нче елда эшчәнлеге буенча отчеты турында” дүрт  мәсьәлә каралды.

 Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе   Рәис Яхин Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы контроль-хисаб палатасы рәисе Салават Фархетдинов, Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәрхәт Зиннәтуллиннар чыгыш ясадылар.  

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев