Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чын күңелдән горурландым

24 нче октябрь көнне Иске Җөри авыл җирлегенә кергән Караширмә авылы клубында "Моңнар агыла туган якта" дип исемләнгән районкүләм халык ижаты фестивале концерты узды.

Әлеге концертны дулкынланып көтеп алдым, чөнки әлеге чарада беренче тапкыр катнашам. Авылыбызда талантлы яшьләр бик күп. Хуҗина Рәмзилә, Хуҗина Рания, Кадырова Камилә, Абдуллина Зәлия, Галявиева Нәргизә, Халиуллина Миләүшә апа чыгышларын тамашачылар яратып, көчле алкышларга күмделәр. Тамашачылар Айрат абый Рахматуллинның оста гармун уйнаганына бик сокланып карап утырдылар. Шундый уңган-булган авылдашларыбыз белән чын күңелдән горурланып утырдым.

Мин әлеге концертта катнашучыларның һәрберсенә рәхмәтлемен. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Алга таба да концертларда актив катнашып, авылыбыз данын яклап, халыкның күңелен күреп, кәефләрен күтәреп, бергә эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X