Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Догазификация» операциясе: Ничек участокка бушлай газ кертергә

Татарстанда бушлай газлаштыру масштаблы проекты башланды - шәхси йортларны газга бушлай тоташтыралар. Республикада 18 мең шәхси йорт участокларына кадәр бушлай газ уздыру мөмкин, программада катнашырга инде 6 меңгә якын гариза килгән.

Социаль проектта кем катнашырга мөмкин?

Торак йорт һәм җир кишәрлеге булган теләсә кайсы кеше газ үткәрүгә гариза бирә ала. Шул ук вакытта газ шәхси һәм йорт ихтыяҗлары өчен генә кулланылырга тиеш, алар эшкуарлык белән бәйле була алмыйлар.

Йорт газлаштырылган торак пункт чикләрендә булырга тиеш.

Бакчачылык ширкәтләре газны гомуми куллану чикләренә кадәр үткәрүгә гариза бирергә мөмкин.

Газлаштырылган торак пункт чикләрендә урнашкан йортка газ үткәрүгә заявка бирергә мөмкин.

Гаризаны ничек бирергә?

Татарстан халкыннан догазификациягә 6 меңгә якын гариза кергән инде.

Социаль газлаштыруга гариза бирергә мөмкин:

  • Дәүләт хезмәтләре порталында;
  • Россия Федерациясе Газлаштыру Бердәм операторы сайтында; биредә үк торак пунктның газлаштыру программасына керүен тикшерергә мөмкин;
  • «Газпром трансгаз Казан» компаниясенең барлык эксплуатация-җитештерү идарәләрендә (ЭПУ) һәм район газ хезмәтләрендә (РЭГС) язмача;
  • Электрон ЭПУ адресларына дистанцион рәвештә.

Социаль газлаштыру мәсьәләләре буенча (843) 288-26-59, 288-26-16 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев