Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дәвамлы булачак

Бүген, ягъни 1 ноябрь көнне, беренче тапкыр “Батыр” спорт комплексында аталы-уллы шәхси эшмәкәрләр Илназ, Искәндәр, Мөнәвир һәм Мәгъсүм Камалиевлар призына 2008 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булып үтте.

Ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул яшь көрәшчеләребезне сәламлап кенә калмыйча, аларга уңышлар, имин, матур техник алымнар гына кулланып, үзләре дә бала, яшүсмер чакларында мәйдан тоткан Искәндәр, Илназ абыйлары кебек көрәшеп үсүләрен теләде. Аларны без район, республика, илкүләм ярышларның җиңүчеләре, ә Искәндәрне билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы буларак беләбез. Айрат Гыйльван улы әлеге көрәш ярышының сәбәпчеләре булган Камалиевлар гаиләсенә иганә ярдәме күрсәтеп,  районда милли көрәшне үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук тантана барышында  аның кулыннан “Ак барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш буенча спорт остасы, районда милли көрәшне үстерү, җәелдерү буенча актив пропаганда алып барган Фидәил Мортазин да туган көне уңаеннан бүләкләр кабул итеп алды. Яшь көрәшчеләребезне яңа көрәш бәйгесе белән тәбрикләп үзенең ихлас теләкләрен җиткергән Искәндәр Камалиев аның алга таба да дәвамлы булачагын белдерде.

Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта Теләче урта, Баландыш төп һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары аеруча актив катнашты һәм командалар беренчелегендә дә алар өстен чыкты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында “Иң матур техник алым”, “Җиңүгә омтылыш”, “Турнирның иң яшь көрәшчесе”  кебек аерым номинацияләрдә көрәшчеләр билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә һәм аерым номинацияләрдә танылган яшь көрәшчеләребезгә Мактау грамоталарын, медальләрне һәм акчалата призларны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән берлектә Илназ һәм Мәгъсүм Камалиевлар тапшырды. Әлеге гаилә ярышка килгән балаларга бушлай туклану мөмкинлеге дә тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев