Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Экватор сызыгы”н уздылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 майга алынган мәгълүматларга караганда, районыбыз игенче-механизаторлары 15900 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга өлгергәннәр.

Планга карата үтәлеш 51%. Шуның 12900 гектарын иртә бөртекле культуралар тәшкил итә. Үтәлеш 69%. Чәчелгән мәйданнарны 4320 гектар мәйданын - сабан бодае, 6220 гектарын - арпа, 1650 гектарын борчак һәм башка культура- “Экватор сызыгы”н уздылар лар тәшкил итә.

Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыклары кукуруз чәчә башладылар. Ул 140 гектар мәйданда (үтәлеш - 23%) - бөртеккә, 400 гектарда - (үтәлеш - 17%) силос өчен игелгән. Чәчү эшләре “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында, җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан” һәм “Алан” ширкәтләре басуларында оешкан төстә бара. Җаваплылыклары чикләнгән “Таң” һәм “”ТеләчеАвгуст” ширкәтләрендә эш темпын кичекмәстән арттыру сорала. Чөнки көннәр кызу һәм җилле торганлыктан, туфрактагы дым көнесәгате белән парга әйләнеп юкка чыгып бара. Дым бар чагында орлыкны тизрәк туфракка күмдереп калырга кирәк.

Чәчү эшләре белән беррәттән, районыбыз басуларын - да игеннәрне тәрбияләү эше дә алып барыла. 2600 гектар мәйданда игеннәр тишелгәнче, 400 гектардагысы тишелгәч тырмаланган. 1000 гектар мәйданда игеннәр чүп үләннәренә каршы эшкәртелсә, 300 гектары яфрактан тукландырылган. Әлеге агрочараларны “Теләче-Август”, “Алан” ширкәтләре һәм “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары уңышлы башлап җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев