Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Елга буена ямьлелек иңә

Баландыш авылы халкы 30 август - Республика көне тантаналарын авылның нәкъ уртасында булдырылган яңа объектлар ансамбле белән каршы алыр.

Баландышты 10 миллион сум күләмендәге дәүләт гранты ярдәме белән авылны урталай бүлеп агучы елга буенда бер дигән ял паркы төзелеп килә. Төзү һәм төзекләндерү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре алып бара.

Прораб Рафил Гатиятуллин әйтүенчә, төзелеп килүче ял паркы массакүләм чаралар үткәрү өчен сәхнәгә, бию мәйданчыгына, үләнле газоннарга, агач материалыннан ясалган тротуарларга, балалар өчен комлыкка ия булачак. Елга ярларын ике урында ике нәни күпер тоташтырачак. Парк янәшәсендә ике чишмә урын алган. Мәлик чишмәсе турыдан-туры авыл елгасына агып төшсә, икенчесе җир астыннан полиэтилен торба белән шул ук елгага китерелә.

“Элек биредә кара мунчалар урын алган иде. Соңрак аларны ак мунчалар алыштырды. Авыл халкы суны эчәргә дә, кирәк-яракка, мунчага да Мәлик чишмәсеннән ташыды. Биредә бакча башлары буйлап ат юлы да уза иде әле”, - дип сөйләде әлеге чишмәләр язмышы турында авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин. Ял паркының брусчатка җәелгән өлеше - бер мең, агач материалыннан ясалган тротуар - 128, балалар өчен комлык - 362, үләнле газон - 654 кв. метр мәйданны тәшкил итәчәк.

Мин килгән көнне биредә электриклар Алмаз Габдрахманов белән Евгений Барашов, эшче Салих Тимербаев һәм тракторчы Илсаф Газизов хезмәт куя иде. Алар фонарьлар һәм сәхнә утлары өчен җир астыннан электр линиясе сузып, аны балчык белән күмсә, тагын бер төркем - Зөлфәт Максютов, Роман Павлов һәм Илнар Гайфетдинов бию мәйданчыгына бетон түшәде. Ял паркында яктырткыч фонарьлар күп булачак. Димәк, кичке сәгатьләрдә чаралар үткәргәндә биредә бик якты булачак. Алга таба, ягъни парк төзелеше тәмамланганда, авыл халкы да парк тирәсен матурлауда, декоратив агачлар һәм чәчәкләр утыртуда үз көчен һәм активлыгын кызганмас дигән ышаныч бар.

Шулай ук авылның нәкъ уртасында республика программасы нигезендә авыл җирлегенең яңа бинасы төзелеп килүен дә әйтеп узарга кирәк. Төзү эшләре төгәлләнү алдында. Аны да җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре төзеп, сафка бастырган. “Иске авыл җирлеге бинасын беркадәр төзекләндергәннән соң, музей итәргә җыенабыз. Бик тиздән авылларыбыз тарихын, кешеләр язмышын чагылдырган экспонатларны кабул итә башлаячакбыз. Экспонатларның бер өлеше, “Туган авыл” күңел ачу комплексындагы кебек, ачык һавада урын алыр дип уйлыйм”, - диде бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин. Кыскасы, Баландыш авылы халкы 30 август - Республика көне тантаналарын авылның нәкъ уртасында булдырылган яңа объектлар ансамбле белән каршы алыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев