Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Эш темпын арттыру сорала

Бүген, ягъни 23 июль көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтенең Ямбулат товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, ремонт эшләре, кышлату чорына әзерлекнең барышы белән танышты.

Чарада ширкәт җитәкчесе Атаулла Касыймов һәм ширкәт белгечләре катнашты. Июль-июнь айларында фермада билгеле бер күләмдә эш башкарылса да, башкарыласылары тагын да күбрәк. Димәк, эш темпын кичекмәстән арттыру сорала. Чөнки терлекләрне торакларга кайтарыр чак, ахыр чиктә килер кышлар Каф тау артында түгел. Телибезме-теләмибизме, торакларны төзекләндереп, дезинфекцияләп терлекләрне август азагында кайтарырга кирәк булачак.

Шунысын да искәртеп узыйк, августның беренче яртысында әлеге ферма базасында Савымчылар бәйгесе үткәрү планлаштырыла. Үзенә генә хас үзенчәлекләре, бизәкләре һәм мәшәкатьләре булган традицион бәйге соңгы елларда үткәрелмәде. Ямбулатлылар өчен алдагы көннәрдә эш күләме, киренкелек һәм җаваплылык икеләтә арта дигән сүз. бу уңайдан алар тарафыннан үур әзерлек чаралары күрелер дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X