Эшлекле һәм дустанә очрашу
Кичә, ягъни 21апрель көнне, районда эшлекле сәфәр белән Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендә делегация килеп китте.
Делегация составында Саха Республикасының Авыл хуҗалыгы министры урынбасры Николай Афанасьев, ветеринария Департаменты җитәкчесе Петр Петров, “Туймаада” акционерлык җәмгыятенең генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев бар иде.
Районыбыз кунакларын, “Гыйниятуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәсендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм мәгълүм хуҗалыкның җитәкчесе Сәгыйть Гыйниятуллин каршы алды. Очрашу барышында Саха Республикасы делегациясе вәкилләре нәселле чабышкы атлар һәм татар атлары үрчетүче әлеге крестьян-фермер хуҗалыгының эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр, фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Соңыннан, сахалылар, Гыйниятулиннар гаиләсенең спортта һәм хезмәттә ирешкән казанышлары белән таныштылар. Кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары, истәлекле фотолар һәм документлар өчен аерым булдырылган. Аларны тәртипләп, аңлап карар өчен бер көн кирәктер, мөгаен.
Эшлекле һәм дустанә шартларда узган очрашу турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев