Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фермер Айсинә Гыйниятуллина белән әнгәмә

INTERTAT сайты Теләче районы Олы Мишә авылында яшәүче Айсинә ханым белән әнгәмә оештырган.

 Айсинә Гыйниятуллина  2009 елда ире белән бергә ферма хуҗалыгы ачканнар.  Ферма эшен башлау уе авылда эш булмаганнан барлыкка килә. Айсинә ханымның тормыш иптәше ике-өч мең сум хезмәт хакына колхозда эшләп карый, шабашкада йөри. Әлбәттә, яңа гына өйләнешкән пар өчен ул акча җитми, бер-бер артлы ике кызлары да туа. Кайдадыр эш эзләп йөрмәс өчен, алар үзләре мал асрый башлый. Алар үгезләрдән тотына. Ул көн дә керем китерә торган эш булмагач, сөтчелек тармагына кереп китәләр. Айсинә Гыйниятуллина сүзләренчә, хәзер инде үгез сыер янында өстәмә бер керем кебек кенә.

Фермер ханым фикеренчә, ул күбрәк иренә терәк. Кирәк булса тракторын да йөртә, тәгәрмәчен дә җыя ала. Аларда эшне ир-атныкы яки хатын-кызныкына аеру юк. Гомумән, гаиләдә дә баш белән муенга аеру юк. Язын ире чәчүдә булгач, калган эшләр фермер ханым җилкәсенә төшә. Документлар белән йөрергә кирәк булгач, машина йөртү таныклыгы алган ул. 

Ферманың бер үзенчәлеге бар — ул өйалдында гына. Ә йорт авыл уртасында. Шуңа күрә ферманы киңәйтүне әлегә планлаштырмыйлар. Икенче яктан, бу бик җайлы инде, мал караган арада тиз генә ашарга да пешереп аласың. Фермадагы хәлләрне камерадан күзәтеп була.

Айсинә Гыйниятуллина авылда яшәүче өч бала әнисе булса да, бик актив. Ул волейбол да уйный, клубтагы концертларда да бии. Кызлары да шунда ук биюгә йөри. Олы кызлары белән ана арасында аерма - егерме ел. Алар әле бер дулкында, бер-берсен аңлый, шулай әни кеше кызлар тормышындагы үз ролен дә аңлый. 

"Бүген үземне бәхетсез дия алмыйм, мин дә бәхетсез дип утырсам, башкалар нәрсә әйтер. Юк-юк, Аллаһка шөкер. Өч бала, менә дигән ирең, тормышың булгач, зарлану дөрес түгел. Һәркем үзенчә яши. Һәркем үзенекен дөрес дип саный. Бөтен кешегә ярап бетеп булмый, ярарга кирәк тә түгел», — дип сөйләгән фермер ханым INTERTATка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X