«Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар Сәгыйть Гыйниятуллинның тәҗрибәсен өйрәнде
«Атчылык — гаилә эше ул, шуңа күрә дә үз эшенә мәхәббәт һәм аны яратып эшләү һәрвакыт катлаулы бурычларны хәл итәргә ярдәм итте», — ди фермер Сәгыйть Гыйниятуллин.
Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» проектында атчылык юнәлеше буенча катнашучылар дәресләрдә атларның токымнарын һәм аларны тукландыру үзенчәлекләрен, ат спортын һәм туризмын үстерүне өйрәнәләр. Программага практик дәресләр дә кертелгән, шуларның берсе безнең районның ат фермасында узды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 елдан артык ат үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Сәгыйть Гыйниятуллин катнашучыларга үзенең хуҗалыгы турында сөйләде. Ул, әздән генә башлап, бүгенге көнгә атлар санын 300 башка җиткергән, шул исәптән алар арасында чиста токымлы гарәп һәм инглиз чабышкы атлары, понилар, татар токымының сирәк очрый торган төрләре бар.
«Атчылык — гаилә эше ул, шуңа күрә дә үз эшенә мәхәббәт һәм аны яратып эшләү һәрвакыт катлаулы бурычларны хәл итәргә ярдәм итте», — дип билгеләп үтте ул.
Үзенең тарихы һәм игелекле теләкләре белән ул «Фермер мәктәбе”ндә катнашучыларны да рухландырды. Нурлат районыннан Шамил Амагомедов, алдынгы ат үрчетүче белән очрашу үсешкә этәргеч бирде, дип билгеләп үтте.
«Без хәзергә яңа эш башлаучы фермерлар булса да, үзебез өчен эшнең берничә мөһим юнәлешен һәм үз бизнес-проектыңны башлаганда беренче чиратта игътибар итәргә кирәкле мәсьәләләрне билгеләп куйдык инде», — дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев