Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фестиваль старт ала

8 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале старт алачак.

Исегезгә төшерәбез, ул 2021 елның 2 июлендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  тарафыннан чыгарылган 201 нче  номерлы карарга нигезләнеп,   районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланып үткәрелә. 9 октябрь көнне исә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге жюри алдында Олы Мәтәскә авылы җирлегендә яшәүче үзешчәннәр имтихан тотачак. 

Алдагы фестивальләрдән аермалы буларак, концертлар һәр җирлектә дә көзге ярминкә, кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китәчәк. Концертларның Баландыштагысы - 18.00, Олы Мәтәскәдә - 13.00 сәгатьтә башланачак.  Хөрмәтле райондашлар! Тамаша барышында катгый рәвештә таҗлы вирустан саклану чаралары күрү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев