Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фирдүс Тямаев Татар открыткалары белән алмашу сервисында теркәлде

Җырчы әнисенә һәм очраклы кешегә юлламасын җибәргән.

Татар җырчысы Фирдүс Тямаев "Миллиард.Татар" һәм «Хатлар йорты» берлегендә открыткалар белән алмашу өчен булдырылган сервиста теркәлгән.

Процедура формаль булмаган шартларда «Татмедиа» әдәби кафесында узды. Җырчыны «Хатлар йорты» идея рухландыручысы Энҗе Садыйкова теркәгән. Сервиста теркәлгән беренче юллама өчен Тямаев «Бәлки» дип язылган открытка сайлап алган, анда «Мине яратасыңдыр» дип язылган. Ә Нурлатта яшәүче әнисе өчен открытканы ул телеграммага әйләндергән: "Әни, иртәгә сезгә фуражлы КАМАЗ киләчәк, кабул итегез».

"Открытка һәрвакыт минем яраткан бүләк төре иде, - диде Тямаев. - Балачакта мин аларны җыйдым да. Открыткалар хәзер дә бик кирәкле әйбер. Без артык гаджетларга кереп киткән, мин үзем дә шундый. Ул безне "зомбирует". Ә открыткаларда - бөтенләй башка хисләр. Менә миңа „Миллиард.Татар " дан открытка килгәч  үз хис-тойгыларым белән видео язам!»

Теркәлгәннән соң җырчы Instagram социаль челтәренә язылучыларга бер-берсенә открыткалар җибәрергә өндәп мөрәҗәгать язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев