Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Физкультурачылар көне уңаеннан

Бүген, ягъни 13 август көнне, Теләче стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан зур тантана үтте.

 Анда физкультурачыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

  • Бу көн һөнәри спортчыларның гына түгел, физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым.  Физкультурачылар көне  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы мөһим чараларның берсе. Районда узучы бәйге-ярышларның төп максаты да -  аларга катнашучыларны күбрәк тарту. Спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын чын күңелдән һөнәи бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим, - диде ул үзенең чыгышында.

Район башлыгының тәбрикләү сүзләреннән соң хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының, Теләче муниципаль районы башлыгының, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр аларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов кулыннан кабул итеп алдылар. 

Мисал өчен, Теләче спорт мәктәбе волейбол тренеры Рәшит Габделхаев “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнсә, “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре Камил Ибраев Татарстан Республикасы спорт минисрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев