Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гала-концерт шаулап узды

27 март көнне район мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән халык иҗаты яшьләр сәнгать фестиваленең гала-концерты булып үтте.

Дүрт сәгать дәвам иткән концертны тамашачылар яратып, сөенеп һәм сокланып карады. Фестиваль-бәйгенең җиңүчеләрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тәбрикләде. Биредә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга фестиваль-бәйгенең Дипломнары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Шулай ук тамаша барышында 25 март көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән мәдәният хезмәткәрләренә дә тәрбрикләү һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Хезмәт алдынгыларына ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары, Теләче муниципаль районы башлыгының һәм район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кичке тамаша турында тулырак сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев