Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнен 115 еллык юбилее

Татарстанда герой-шагыйргә багышланган төрле мәдәни чаралар уздырылачак

15 февральдә - татар халкының каһарман улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Аның тормышы һәм иҗат батырлыгы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары бүген дә зур кызыксыну белән яратып укыла. 

Татарстанда герой-шагыйргә багышланган илледән артык мәдәни чара үткәреләчәк, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы. ТР Милли музей 15 февральдә — «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсенең фондлардан чыгарылганын күрергә чакыра. Бу ел саен үткәрелә торган традицион чара. Шул ук көнне республика җитәкчеләре катнашында Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак. 

Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында һәм «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Новые имена» хәйрия фонды шагыйрь юбилеена багышланган фестиваль уздыра. Концертта 2019-2021 елларда стипендиат булган Татарстан музыкантлары катнаша. Программага «Җәлил укулары» халыкара конкурсы лауреатлары чыгышлары да кертелгән. Алар башкаруында Муса Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендәге шигырьләре яңгыраячак. 

16 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексында «Төп нөсхә көне» уза. Балаларга уникаль Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителә, мәктәп укучылары шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашачак, шулай ук Мәскәү һәм Казан яшь музыкантлары башкаруында Муса Җәлилнең бик яраткан көйләре яңгыраячак.

Фестиваль концертлары алдыннан Президент гранты проекты кысаларында Мәскәү консерваториясе педагогларының мастер-класслары уза.

Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе белән берлектә «Яңа исемнәр» хәйрия фонды оештыра.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев