Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату олы бәхет. Теләче авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе 50 ел бергә иңнеиңгә куеп матур гомер кичерә.

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. Әлеге пар Караширмә авылында туып, балачакта берберсе белән уйнап үсәләр.

Рәис һәм  Рузия Абдуллиннар - зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның балачаклары сугыш чорына туры килә. Рәис абый урта мәктәпне тәмамлагач, туган  ягында эшкә кала, армия сафларына барып кайта. Үзәк урта  мәктәбендә  кочегар, завхоз булып эшли. Рузия апа 14 яшеннән почта хезмәтен башкара, клуб мөдире булып та эшләп ала. Балачактан кибетчеләргә кызыгып караган Рузия апаны сәүдә өлкәсе үзенә тарта. Сабада кибетчелеккә укыганнан соң, Теләченең хуҗалык кирәк-яраклары кибетендә эшли башлый. Тыйнак Рузия апаны Рәис абый күз уңыннан ычкындырмый. Озак та үтми әлеге пар  матур гаилә кора. Тормыш юлдашына якынрак булу, аңа ярдәм итү максатыннан, Рәис абый да сәүдә өлкәсенә  эшкә урнаша. Яңа районда  кулланучылар җәмгыяте оешкач, гаилә башлыгын  аның рәисенең сату-алу эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Хезмәтен зурлап, Рәис абыйга “Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Кибет мөдире, сатучы булып эшләгән Рузия апаның да  хезмәте югары бәяләнә. Күп санлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, “Хезмәт ветераны” исеменә  ия була.

Гомер буе Рузия   апа шул тармакта эшләп лаеклы ялга чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, Рәис абый белән Рузия апа ислам дине кануннары буенча яши. Гаилә башлыгы мәчет эшләрендә актив катнашса, Рузия апа  райондашларыбызны соңгы юлга озатуда ярдәм итә.  Табигать-ана белән дә дуслар.  Файдалы үләннәр, җиләк, гөлҗимеш җыялар. Гомер буе күпләп мал-туар тоткан гаиләнең бүген дә кош-кортлары, кәҗәләре бар.  Һава торышы нинди булмасын,  алар үзләренең хуҗалыгында бергәләшеп нәрсәдер эшли, һәрчак хәрәкәттә. 3 кызга гомер биргән гаилә  бүген оныклар, оныкчык  сөя.  “Дәү әни”, “дәү әти” дип өзелеп торучы  6 оныклары, 1 оныкчыклары  аларның бәхет-шатлыклары.  

Рәис абый, Рузия апа - гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өметышаныч кирәк.

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.

Илле ел ул илле көн түгел. Һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча,  матур итеп гомер кичерәләр.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән  әлеге гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!

Август аенда  Рәис  Нурмөхәммәт улы һәм Рузия Габделбәр кызы Абдуллиналарның 75 яшьлек юбилейлары һәм бергә гаилә коруларына 50 ел  тула.

Гомер юлыгыз якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әти-әниебез! Ихлас күңелдән Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме -  алдагы гомер юлларыгыз иминлектә, саулыкта, бәрәкәттә, 
күңел тынычлыгында үтүен телибез!

Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, оныкларыгызның һәм оныкчыкларыгызның игелеген күреп, һәрвакытта да шулай шат,  изге күңелле булып, нурлы карашларыгызны бүләк итеп, тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. Без Сезгә бик рәхмәтле, сезнең белән горурланабыз!

Тулы тормыш белән яшисез сез,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет, шатлык, бары тик иминлек

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Иң-изге теләкләр белән балаларыгыз Рәисә-Марсель, Энже-Нургали, Руфия-Рөстәм, оныкларыгыз Рөстәм-Света, Нияз, Булат, Азат, Румия, Руфинә, оныкчыгыгыз Камил. Бу теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев