Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гыйлметдинов: Җәйгә дәүләт телләренә бәйле яңа белем бирү стандартларын көтәбез

Яңартылган стандартлар балаларның тел белән сөйләшүдән башлап эзлекле танышуын күздә тота.

Республиканың дәүләт телләрен яңа формула буенча өйрәнүне үз эченә алган яңартылган белем бирү стандартларын хуплау мәсьәләсе 2021 елның җәенә хәл ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Депутат билгеләп үткәнчә,федераль белем бирү стандартларының яңа буыны (ФГОС) эшләп бетерүнең финал стадиясендә. Балаларны тел белән таныштыру яңартылган формула буенча төзеләчәк.

"Телнең бераз башка статусы булачак. Ул баланы грамматикага төшерми, ә сөйләшүгә якынрак алып бара. Мин бик ышанам ки, мондый белем бирү стандарты ярдәмендә тел укыту программасына җайлаштырылачак. Ул вакытта мәктәп бу фәнне ничек урнаштырырга кирәклеген хәл итәчәк. Һәм укучының сайлау хокукы барлыкка киләчәк", - дип аңлатты Гыйльметдинов.

Парламентарий сүзләренә караганда, хәзер яңа Федераль закон проектларын РФ Президенты Администрациясендә профильле эшче төркем өйрәнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яңа ФГОСлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына кабул итәчәк яки эшләп бетерергә җибәрәчәк.

"Җәй башына кадәр без бу мәсьәлә буенча карарлар көтәбез. Бу бик мөһим, чөнки моның нигезендә безгә дәреслекләр һәм пособиеләр эшләргә кирәк", - дип нәтиҗә ясады Илдар Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев