Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иң көчле йөгерешчеләр ачыкланды

Бүген, ягъни 18 сентябрь көнне, Теләче стадионында традицион “Милләтләр кроссы – 2021” үткәрелде.

Ул район үзәге - Теләчедә һәм авыл җирлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, олысын-кечесе даими спортка, районның иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатыннан оештырылды. Ярышларны тантаналы шартларда үзенең кереш сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин ачып җибәрде. 
Чара барышында мәктәп укучыларының ярышларга зур җиңү теләге белән килүе һәм актив катнашуы күзәтелде. Оешма-предприятиеләрдән, авыл җирлекләреннән  исә район мәдәният бүлеге, Теләче, Олы Нырсы, Иске Җөри, Олы Мәтәскә һәм Алан урта мәктәбе укучылары,  Иске Җөри авыл җирлеге вәкилләре зур оешканлык күрсәтте. Призлы урыннарның яулаучыларның да күпчелеген әлеге оешмалардан, җирлекләрдән һәм мәктәпләрдән килүчеләр яулады. 
Мөгаен, иң мавыктыргычы, азактан үткәрелгән эстафета ярышы булгандыр. Әлеге ярышта Иске Җөри авыл җирлеге йөгерешчеләренә тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны районның балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге хезмәткәрләре белән Теләче урта мәктәбе укучылары яулады. 
Беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучыларга Мактау грамотлары һәм медальләр бирелде. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкче Илнур Хәмидуллин, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, районның балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Раил Нәҗипов тапшырды.
“Милләтләр кроссы – 2021” ярышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев