Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиңүчеләр ачыкланды

“Теләче Информ” мәгълүмат үзәге инстаграм аккаунтында "Мин җәйне ничек үткәрәм" бәйгесе игълан ителгән иде.

Балалар җәйге ялларын ничек үткәрүләре хакында видеоязмалар төшереп  безнең мәгълүмат үзәгенең электрон почтасына юллады.  Әти-әниләренең ярдәме белән төшерелгән кызыклы, эчтәлекле видеоязмаларны балалар да, өлкәннәр дә яратып күзәтеп барды.  Видеоларга үзләренең фикерләрен дә калдырдылар. Конкурсның төп шарты - иң күп лайк һәм комментарий җыю иде.

Бәйге барышында барлыгы 10 видеоязма  килде.  Бәйгенең җиңүчесе булып Югары Мәтәскә авылыннан Камил Хисаметдинов танылды. Иң эчтәлекле видео өчен Шәткедән Альмира Бурганова бүләкләнде. Иң матур видео - Баландыштан Мәликә Юсупованыкы булып чыкты.  Мәликә бәйгенең иң кечкенә катнашучысы иде.  Калган балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

 Район мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган балаларны тәбрикләргә, аларга җылы теләкләрен җиткерергә мәгълүмат үзәгенә район мәгариф бүлеге  җитәкчесе урынбасары Алия  Сабирова килде.  Егет-кызлар “Теләче Информ” мәгълүмат үзәге белән танышты. Ничек итеп  “Теләче” газетасының нәшер ителүен, үзәкнең сайты һәм инстаграм битләре ничек эшләнүен дә карады. Редакциянең үткән тарихын чагылдырган борынгы телефон, диктофон һәм язу машиналарын карап, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.  Бәйгедә катнашырга ярдәм иткән әти-әниләргә  рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да сезне без үткәргән бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев