Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игътибар: «Кар чанасы» операциясе

Табигатьтә кыш. Алда безне карлы-буранлы да, салкын җилле дә, шул ук вакытта кояшлы аяз көннәр белән аралашкан вакыт аралыгы көтә. Бу вакытта кайбер шәхесләр өчен кышкы урман-кырларга ауга йөрү чоры башлана. Ә аерым бер төркем кешеләр бу вакытта актив ял итүнең бер төре итеп кардан йөрүче махсус техника «кар чанасы» (снегоход) белән табигатькә хозурланып йөрүне өстен күрәләр һәм бу төр техникадан файдаланалар.

                        

«Кар чанасы» - бик көчле техника, сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итә ала. Шунлыктан ул югары куркынычлылык  тудыру чыганагы булып тора һәм идарә итүдә махсус хәрәкәтләрне белүне таләп итә.

Агымдагы елның декабрь аена районда теркәлгән мондый төр техниканың саны 30 берәмлекне тәшкил итә. Ләкин чынбарлыкта бу сан берничә берәмлеккә югарырак. Чөнки арабызда эләкмәгән кеше хокук бозучы түгел дип, үзләрендә булган «кар чаналарын» тиешле тәртиптә рәсмиләштермичә кулланучы шәхесләр дә юк түгел. Әлеге язмада мондый шәхесләргә карата һәрбер хәрәкәтнең дә бер чиге булуын искәртеп китәсе килә. Хокук бозуның вакыты барган саен, аңа карата күреләчәк җәза чарасынын югарырак булуы бүгенге көндә бер кемгә дә сер түгел.  

 Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны әксплуатацияләү вакытында куркынычсызлык чаралары мөһим санала. Шуңа күрә әлеге техниканы сатып алучы, аны куллану вакытында гамәлдәге закон  актлары тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне  үтәүне дә үз өстенә ала дип әйтергә нигез барлыкка килә.

Кардан йөрүче техника – үзйөрешле транспорт чаралары рәтенә кертелгәнлектән, аның белән идарә итү өчен тракторчы–машинист таныклыгында «А1» категориясе булу мәҗбүри. Әлеге категория тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен уку юлы белән 16  яшьтәге гражданнарга бирелә. Башка төрле таныклыклар әлеге техника белән идарә итү хокукы бирми. Әлеге төр категорияне Саба аграр колллиятендә һәм башка торак пунктлардагы уку йортларында укып алырга була.

Моннан тыш кардан йөрүче техника  хуҗасы, аны сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә, әлеге техниканы райондагы техник күзәтчелек идарәсе бүлегендә регистрациягә куярга тиеш. Анда исәпкә алынган техникага тиешле дәүләт номеры бирелә, техник карау үткәрелә.

Әгәр техника хуҗасы тарафыннан бу таләпләр үтәлмәсә, РФ административ хокук бозулар Кодексынын 19.22 матьдәсен бозган өчен гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга, вазыйфадагы затларга 2000 сумнан 3000 сумга, юридик затларга 5000 сумнан 10000 сумга хәтле күләмдә штраф салыну куркынычы барлыкка килә.

Йөрүу хокукы  таныклыгы булмаган, техник карау үткәрелмәгән кардан йөрү техникасын эксплуатацияләү тыела.

«Кар чанасы» белән исереклек хәлендә идарә итү факты ачыкланса, бу шәхес барлык төр транспорт белән дә идарә итүдән, билгеле бер вакыт аралыгына, мәхрум ителә.

Әлеге төр техника  карап торышка күркәм һәм ышанычлы күренсә дә, ул юлсыз җирләрдән йөрү өчен кулланылганлыктан, анын белән сак идарә итү сорала һәм таләп ителә, чөнки  йөргән җирдә очраган төрле каршылыклар, күренмәгән чокырлар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмау кирәк. Шунлыктан агымдагы елның 6-26 декабрь  ае  вакыт аралыгында  Республикада үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә «Кар чанасы» («Снегоход») профилактик операциясе үткәрелә. Әлеге чара үзйөрешле техникаларны куллану вакытында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә кертелә. Бу әшкә ЮХИДИ һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк.

Операция барышында техниканы теркәү кагыйдәләре һәм аңа техник карау уздыру әзерлеге үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк.

Әгәр мондый төр техникалы кешенең районда булган дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә  сораулары бар икән, аларны хәл итү буенча урындагы җитәкчегә элемтәгә керүләре сорала. Эш телефоны 2-16-11. Кабул итү көннәре һәр атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08-12 сәгать вакыт аралыгында, Теләче авылы Ленин урамы 46 йорттагы эш бүлмәсендә.

Х.Х.Назиров - үзйөрешле машина һәм башка төр техникага күзәтчелек Идарәсенең район буенча бүлек начальнигы                                                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев