Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске Карабаянда Тройсын бәйрәме гөрләп узды

20 июнь көнне керәшен карендәшләребез яшәүче авылларыбызда - Субашта, Иске Карабаянда Тройсын бәйрәмнәре гөрләде. Керәшеннәр аны икенче төрле “Яфрак бәйрәме” дип тә йөртә.

Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә агачлар яфрак яргач, басуларда сабан чәчүе узгач үткәрелүче әлеге күркәм бәйрәм быел Пасха бәйрәменең килүенә бәйле рәвештә (ул быел 2 май көнне билгеләп үтелде) бераз соңарак үтте. 

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез Иске Карабаян авылында узган Тройсын бәйрәмен күрәсез. Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән аның хәләл җефете Гөлнур ханым да катнашты. Район башлыгы авыл халкын, Тройсын кунакларын бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

Тройсын бәйрәмендә күп төрле уеннар, спорт ярышлары үткәрелде. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Олы Мишә авылы егете Рамил Мөхәммәтов танылды. 15 яшькәчә кадәр яшүсмерләр арасында Күчә авылы егете Рамил Антонов баш батыр калды. 

Тройсын бәйрәме турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев