Хезмәт белән үрелгән җырлы гомер
Район яңалыклары

Хезмәт белән үрелгән җырлы гомер

Ачы авылында яшәүче хезмәт ветераны Надежда Ильинична Федорова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Бу күркәм бәйрәм көнендә хезмәт ветераны янына олы хөрмәт бәясе итеп күпләр килде.

Юбилярны туган көне белән якыннары, авылдашлары, авыл клубы мөдире, авылның медицина хезмәткәре һәм Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Мараков тәбрикләде. Гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган кешегә күрсәтелгән бу игътибар һәркемдә тирән соклану уятты. Үзен махсус килеп тәбрик иткән, күңел җылысын өләшкән җитәкчеләргә ветеран үзе дә чиксез рәхмәтле булып калды.

  <iframe src="https://vk.ru/clip_ext.php?oid=-51900791&id=456242976" width="363" height="714" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>

Надежда Ильинична  Сельцо-Завод авылында туып үсә. Ул чор буыннарының тормышына туры килгән дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар илебезнең һәр баласына иртә өлгерәсе булу бурычын куя. Нибары 10 яшьлек кыз бала булса да, ул олылар белән беррәттән «Красный завод» хуҗалыгында, терлекчелек тармагында эшли башлый. Салкын, ачлык, нәни гәүдәсенә туры килмәслек ару-талуны белмичә, ул үз иңенә зур җаваплылык йөген ала. Соңрак Ачы авылына  килгәч тә, тормышының барлык гомерен  авыл хуҗалыгына, терлекчелек тармагына багышлый...

Надежда Ильинична хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз. 


Нет комментариев