Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кала табиблары караячак

Бу хакта 16 сентябрь көнне, муниципаль район башкарма комитетының утырышлар залында, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.

Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиника табиблары районыбыз халкын авылдан-авылга йөреп ай дәвамында караячаклар. Тәүге карау 27 сентябрьдә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә караган Казаклар авылында узачак. Киңәшмәдә мобиль поликлиникада тикшерү узу тәртипләре белән аның мөдире Илфак Ярмиев таныштыры. Ай дәвамында алдан билгеләнгән график нигезендә мобиль поликлиникада эндокринолог, невролог, гинеколог, онколог, офтальмолог, хирург кебек белгеч-табиблар эшләячәк.

- Кечкенә, район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләргә кала табибларына күренү өчен бер дигән мөмкинлек. Алар көнгә 80 гә якын кеше кабул итә алалар. Авыл халкы моны дөрес аңлап, карауларга актив йөрер дип ышанып калабыз. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү хәерлерәк. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы хакыйкатьне аңлаган хәлдә, авыл халкына, бигрәк тә район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләр өчен әнә шундый мөмкинлек тудырды. Һәркем көнендә, сәгатендә район, шәһәр хастаханәсенә чыгып китә алмый бит. Моңа кайберәүләрнең финанс мөмкинлеге дә булмый, - дип белдерде үзенең чыгышында республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X