Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Камазның беренче йөк машинасын чыгаруга 45 ел

Россия Президенты Владимир Путин Чаллы предприятиесен котлады.

16 февраль-илебез автосәнәгате һәм Татарстан тарихында истәлекле дата: 45 ел элек Яр Чаллыда беренче КАМАЗ чыгарылган. 
Безнең көннәрдә предприятие Россиядә авыр йөк автомобильләре җитештерүче иң эре предприятие булып кала һәм бу тармакта дөньякүләм лидерларның егермелегенә керә. Аның продукциясе дөньяның 40тан артык иленә экспортлана, ә илебез спортчылары КамАЗ автомобильләрендә даими рәвештә дәрәҗәле халыкара раллида җиңәләр.

Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективын һәм ветераннарын, шулай ук предприятиенең генераль директоры Сергей Когогинны завод тарафыннан беренче автомобиль чыгарылуга 45 ел тулу белән котлады. Тиешле телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы искә төшергәнчә, «КамАЗ төзелеше, чыннан да, илебез автомобиль төзелешендә иң масштаблы һәм кирәкле проектларның берсе булып санала, икътисади, индустриаль куәтне, дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга мөһим өлеш кертә». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев