Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан имамы популяр төрек сериалында катнашты

Казан Казые Булат Мөбарәков Россия мөфтие Мөхәммәдьяр Солтановны уйнады.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казанның казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков популяр Payitaht Abdülhamid («Права на престол Абдулхамид», или «Последний император») төрек сериалында төште. Бу хакта «Миллиард.татар» хәбәр итә.

Татарстан имамы 1886 елдан алып 1915 елга кадәр Оренбург магометан рухи җыелышын җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтановны уйнады.

Булат хәзрәт бу эпизодта пәйда булды, анда Россия мөселманнары башлыгы төрек солтаны хәлиф Габделхәмид II белән әңгәмә кора. Госман Хөкүмәте Россия империясендә диндәшләрнең хәле белән кызыксына. Солтанов Габделхәмит ярдәме белән патша хакимияте диндарларга намаз укырга комачауламый, дип җавап бирә. Шуннан соң солтан Уфадан килгән кунакка мөһим реликвия — Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан берничә чәч тапшыра.

Басма ачыклаганча, Мөбәрәковны бу рольгә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән. Төшерүләр февраль башында узды. Казан имам-актеры сериалда бушлай катнашкан.

Сүз уңаеннан, Госман солтанының Россия мөфтие белән очрашуы һәм пәйгамбәр сакалыннан өч чәч тапшыру 1893 елда була. Артефакт озак вакытлар Уфада саклана. 2015 елда бер чәч Болгарга тапшырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев