Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан табиблары авылларда

Республикада "Бердәм Россия" инициативасы буенча күчмә поликлиникалар ярдәмендә авыл халкына медицина тикшерүе үткәрелә.

Әлеге күчмә поликлиника бу көннәрдә Теләче районында эшли. Алар үз эшчәнлекләрен Казаклар авылында башлап җибәрделәр. Биредә табиблар 180 кеше белән эшләгән. Шуларның 136 район үзәк хастаханәсенә, 10 Казанга барырга киңәш иткән. 47 кешедә яңа авырулар ачыкланган. Узган атнада Казан табиблары Югары Мәтәскә авылында якын тирәдә яшәүче җирлекләрдән авыруларны кабул итте. Бер атна дәвамында 367 кабул итү үткәрелгән. 129 кешегә район үзәк хастаханәсенә, 13 кешегә тирәнтен тикшерү узу кирәклеге әйтелгән, мөрәҗәгать итүчеләрнең 37 дә яңа авырулар табылган. 1 октябрьдән исә мобиль поликлиника Үзәк авылында эшли.

Мобиль поликлиника ерак авылларда һәм авылларда медицина тикшерүе үткәрү өчен югары дәрәҗәдә үтүчән автомобильләр базасында эшләнгән. Биредәге лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган. Кардиолог, невролог, эндокринолог, офтальмолог, онколог, акушергинеколог, сосудистый хирурглар һәрберсе аерым кабинетларда утыра. Казан табиблары көнгә якынча 70 кешегә кадәр кабул итә ала икән. Кайбер авырулар икешәр белгечкә дә керә. Биредә үк анализ тапшырып, нәтиҗәсен белергә мөмкин.

Алдагы атналарда мобиль поликлиника Олы Мишә, Олы Нырсы авылларында эшләячәк. Әлеге авылларга якын булган җирлек халкы шунда килә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев