Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кече Кибәхуҗа җирлеге алмагачларга баеды

Бу көннәрдә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә 100 төп алмагач утырттылар.

Әлеге проектның  авторы Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән, бүгенге көндә район мәдәният йортында эшләүче Зөлфия Ибраһимованыкы. Зөлфия ханым үзенең проектын  “Лукойл”  компаниясе үткәргән бәйгегә тәкъдим итә. Аның кызыклы проекты җиңү яулый.  100 төп алмагач утырту өчен грант акчасы бирелә. “Узган ел без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иттек. Күңелдә әлеге күренекле дата уңаеннан туган авылымда 100 төп алмагач утырсаң иде дигән кызыклы фикер килде.  Минем  хыялымны  Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин да  күтәреп алды.   Алмагачлар кайтып җитте, утырткан агачларыбыз үсеп китеп, авылыбызны ямьләр, алмалары белән сөендерерләр дип ышанасы килә.  Агач утыртуда үземнең дә катнаша алуыма сөенәм “, - диде ул. 

Бу хакта сез тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Чарадан Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев