Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күңелләрне әсир иттеләр

Хөрмәтле редакция! 17 август көнне Теләче мәдәният йорты үзешчәннәре безнең Яңа Җөри (Карачтау) авылына килеп, бик матур концерт программасы күрсәтеп киттеләр. Алар моңлы, дәртле җырлары белән генә түгел, көләч йөзләре, мөлаем елмаюлары белән дә безнең күңелләрне әсир иттеләр.

Алар дигәнем, җырчылар Лилия Солтанова, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова һәм Гөлнур Гыймрановалар. Рамил Касыймов курайда “Карачтау авылы” көен уйнаганда без Таһирыбызны сагынып (сүз авылдашыбыз, сөекле җырчыбыз, кабатланмас моң иясе Таһир Якупов турында бара - М.З.) аңа кушылып җырладык та, еладык та. Рамилнең тальянда, концерт гармуннарында уйнавын сокланып карадык, тыңладык. Иллә дә сәләтле ир-егет икән.

Теге яки бу тамашаның уңышы, килеп чыгуы күпчелек очракта алып баручының ни дәрәҗәдә әзерлекле булуыннан тора. Тамашаны алып баручы, Иске Җөри авылы мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин безнең күңелләрне аһәңле шигырьләре белән яулады. “Ак калфак” бию төркеме кызлары Зилә Баева белән Альбина Муллахмәтовалар татар һәм мари халык биюләрен зур осталык белән башкардылар. Аларга кушылып үзебез дә биемичә чак түздек. Юмор күрсәтү осталары Сәрия Гарипова белән Гөлнур Гыймранованың кала артистларыннан бер дә ким чыгыш ясамавын без күптән ишетеп белә идек инде. Моның шулай икәнен алар, мең дә беренче тапкыр, җырларда җырланган Карачтау урамында кабат расладылар. Алар күрсәткән вакыйгалардан, сурәтләгән персонажлардан көлеп үлә яздык. Тавыш режиссеры Аяз Юскаев та үз вазыйфасын төгәл һәм оста итеп башкарды, бер дигән музыкаль бизәлеш тудырды ул.

“Карачтау авылы” көен башкарганда, ирексездән, күз алдыма яшьлек дустым Равилә Сафиуллина (кыз фамилиясе) килеп басты. Равилә үзенең чишмә суыдай саф, чиста, моңлы тавышы белән халкыбызның, профессиональ һәм үзешчән композиторларыбызның җырларын югары кимәлдә башкарып барыбызны да сокландыра иде. Ул авыл клублары һәм мәдәният йортлары, Теләче, Саба районнары мәдәният йортлары сәхнәләрендә, Татарстан телевиденисендә уңышлы чыгыш ясап, күп тапкырлар лауреат, дипломант исемнәренә лаек булды. Күптән гүр иясе инде. Туфрагың җиңел, гүрләрең якты, урының җәннәттә булсын, Равилә дустым! Билгеле ки, шундый матур эчтәлекле концерт программалары булдыруда, аларны Карачтау авылы кебек кечкенә авылларда күрсәтүдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксановның да өлеше аз түгел. Бик зур рәхмәт аңа! Авылыбыз кечкенә булса да, авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков үзенең игътибарыннан читтә калдырмый. Һәрдаим авылга килеп, хәлебезне белешеп тора. Берничә ел элек республика программасы нигезендә авылыбызга кадәр каты өслекле юл салынды. Бу эштә авыл җирлеге, район хакимияте зур тырышлык куйды. Әлеге юлдан атлаган саен күңелләр сөенә.

Озакламый 1 октябрь - Өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкбез. Һәр авылда һәвәскәр җырчылар, гармунчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бар. Өлкән буын вәкилләре өчен бик тә якын һәм әһәмиятле булган әлеге бәйрәмне әбиләр, бабайлар белән сәхнәләргә күтәрелеп, үзебез җырлап үскән, яшәгән элеккеге моңлы җырларны җырлап, дәртле биюләрне башкарып, шигъри тәлгәшләр белән бизәп, истә калырдай итеп оештырсак иде.

Мәүгыйзә Зыятдинова, Яңа Җөри авылы, ветераннарның җирле Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев