Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кеше күрмәгәндә генә ташлап котылып булмый

Республикада, шулисәптән районда да, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык бара.

Икеайлык барышында муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия экология оешмалары белән берлектә көчәйтелгән режимда эшли. Төп юнәлеш санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару. Шәһәрләрдә генә түгел, бу эш районнарда да ныклы контрольдә. Чүпне кеше күрмәгәндә генә ташлап котылып булмый. Экологлар тәртип бозучыларны су өстендә дә, тимер юл транспортында да, хәтта һавадан да күзәтәләр. Әле шушы инспекторларга “Халык контроле” порталы активистлары да кушыла.

Быел 22 апрель көнне ТР Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы вәкилләре тарафыннан санкцияләнмәгән чүплекләрне барлау өчен очыш оештырылды. Очыш барышында районыбыз биләмәсендә 30 дан артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. 20 май көнне икеайлык кысаларында һәм очалактан күренгән санкцияләнмәгән чүплекләрне барлау һәм аларны юкка чыгару, гаеплеләрне ачыклау максатыннан, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең төп белгече Гөлфия Садыйкова белән ТР Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов составындагы эшче төркем Айдар, Олы Нырсы һәм Шәтке авыл җирлекләренә кергән Айдар, Олы Нырсы, Олы Мирәтәк, Шәтке авыллары биләмәсендә рейд үткәрде.

Рейд барышында Айдар авылының Тукай урамында яшәүче өч физик затка, авыл җирлеге биләмәсендә иске печән, таш, такта һәм бүрәнә, Олы Нырсы авылының Яшьләр урамында яшәүче шәхси эшмәкәргә авыл җирлеге биләмәсендә һәм шәхси биләмәдә чүп өемнәрен 26 майга кадәр юк итү шарты куелып, административ комиссиягә чакыру кәгазе бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев