Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хезмәт хакын вакытында һәм тиешле күләмдә түләү зарур...

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Таң” җәмгыяте эшчәнлегенә хезмәт законнары таләпләрен үтәү буенча кабат тикшерү уздырды.

Тикшерү барышында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең хезмәт хакы буенча бурычы 800 мең сумга якын икәнлеге ачыкланды.

Хезмәт кодексының таләпләре нигезендә хезмәт хакы һәр ай саен түләнергә тиеш. Россия Федерациясенең Төп Законы мәҗбүри хезмәтне тыя һәм һәркемнең хезмәте өчен федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган хезмәт өчен түләү хокукын таләп итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 4 маддәсеннән күренгәнчә, хезмәт хакын түләүнең билгеләнгән срокларын бозу яки аны тулы күләмдә түләмәү мәҗбүри хезмәткә керә.

Әлеге хуҗалыкта хезмәткәрнең җәйге ял өчен түләү вакытын билгели торган хокукый нигезләмәләрне бозу очраклары да теркәлде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хуҗалыкның барлык хезмәткәрләренә җәйге ялга киткәндә түләү башкарылганда хокук бозулар бар. 2021 ел чорына җәйге яллар графигы төзелмәгән һәм расланмаган.

Тикшерү барышында сораштырылучыларның сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең яллары 2020 ел чоры өчен дә бирелмәгән. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 123 маддәсе кагыйдәләре нигезендә җәйге ял графигы эш бирүче тарафыннан календарь елы җиткәнчегә кадәр ике атнадан да соңга калмыйча раслана, һәм яллар графигын төзегәндә ялның эш елына караганда иртәрәк башланырга тиеш түгеллеге мөһим шарт булып тора. Яллар графигы эш бирүче өчен дә, хезмәткәр өчен дә мәҗбүри. Ял башлану вакыты турында да хезмәткәргә ике атна алдан хәбәр ителергә тиеш.

Теләче җәмәгать судьясы адресына район прокуратурасы тарафыннан хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү турында суд карарлары чыгаруны сорап гаризалар юнәлтелде. Алар каралып канәгатьләндерелде. Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең хезмәт хакы буенча 2021 елның июль аена бурычы хезмәткәрләргә тулысынча түләтелде.

Моннан тыш, җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе адресына район прокуроры тарафыннан закон бозу очракларын кичекмәстән бетерү таләбе белән күрсәтмә кертелде. Ул район прокуроры катнашында карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, гаепле вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Нурия Сабирҗанова, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев