Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хезмәт төбе - хөрмәт

Күрше Балтач районыннан килеп «Агролак» хуҗалыгының Генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Гыйләҗетдинов Фәрит Фарук улы бу көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен каршы алды.

Балтач районы Нөнәгәр авылында Фарук Гыйләҗетдинов балаларга хезмәт дәресләре бирә. Көндәлек тормыш дәвам иткәндә, Нөнәгәр унъеллык урта мәктәбенә тарих һәм әдәбият фәннәрен укытырга Гөлсия исемле яшь мөгаллимә килә. Борнак авылы кызы укучы кызларны хезмәт дәресе серләренә төшендерә. Фарук белән Гөлсия бер коллективта эшләп, дуслашып, очрашып йөргәннән соң туй итәләр. Хәләл көчләре белән йорт салып керәләр. Һәм менә 1971 елның 13 августында язмабыз герое Фәрит Фарук улы дөньяга аваз сала. Сеңлесе Фәридә белән матур балачаклары узып та китә.

1978 елда Нөнәгәр урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Тырыш егет физика, математика, химия фәннәрен якын итә, район һәм республика күләмендә үтүче олимпиадаларда еш кына призлы урыннар яулый. 1986 елда Казан шәһәренең 65нче мәктәбендә (ул мәктәп физика фәннәре юнәлеше буенча белем һәм тәрбия бирә) чыгыш ясаганнарын да искә төшереп узды. Чаңгы спорты буенча мастерлыкка кандидат нормаларын да яклый. Нөнәгәр урта мәктәбенең “Чайка” хоккей командасында иң җитез һәм яхшы уенчылар исемлегендә санала.

1988 елда Нөнәгәр урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетына укырга керә. Аны 1993 елда уңышлы гына тәмамлый. Кулына югары белем турында диплом алгач, туган районына эшкә кайта. Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсенең стипендиаты “Авангард” хуҗалыгында (Әтнә авылы) өлкән экономист буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. 1995 елдан 2003 елга кадәр Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылында оешкан “Зерновой” нәсел хуҗалыгында баш хисапчы булып эшли. 1998 елда Малмыж шәһәре кызы Гөлнара белән дуслашып китә һәм 2000 елның август аенда алар гомерлеккә кавышалар. 2003 елда мәхәббәт җимешләре Лилия, 2009 елда Булат дөньяга килә. Кызлары Лилия мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетына укырга керә. Киләчәктә бер дигән теш врачы булыр дип ышанып калабыз. Уллары Булат 7 сыйныфка укырга бара. 2003 елдан Малмыж шәһәрендә урнашкан икмәк кабул итү предприятиесендә финанс мәсьәләләре буенча директор урынбасары булып билгеләнә. Икмәк кабул итү пунктында 2010 елга кадәр хезмәтен дәвам итә. 2010 елдан 2015 елга кадәр “Балтачагрохимсервис” җәмгыятендә экономик мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. 2015 елдан 2016 елга кадәр ”Калинина” агрофирмасында генераль директор вазыйфасын башкара.

2016 елның 7 июленнән Теләче районының “Агролак” ширкәтенең генераль директоры итеп билгеләнә. “ Фортекс” компанияләр бердәмлегенә (җитәкчесе Галлямов Рәүф Алмухаметович) керүче “Агролак” ширкәте белән Фәрит Фарук улы рәислек итә башлаган чорда хуҗалык көндәлек 3800 кг сөт сауса, бүген ул күрсәткеч 9000 кг. Барлыгы 838 баш мөгезле эре терлекнең 250се савым сыеры булса, бүгенге көндә 1300 баш мөгезле эре терлекнең 400 башы савым сыерлары. 2016-2017 елларда фермалар, тораклар капиталь ремонтланса, 2017 елда ашлык киптерү пункты салынып газлаштырылды.

2018 елдан бүгенге көнгә кадәр “Агролак” ширкәте үз хисабына көн күреп килә. 2018 елда 240 башка исәпләнгән бозау абзары (федераль һәм республика ярдәме белән сафка бастырылды), 2019 елда силос-сенаж траншеялары, 4 берәмлек 13 мең тонна сыйдырышлы базлар кулланышка тапшырылды, ферма тирәли бетон өслекле юллар түшәлде. 2020 елда әлеге ширкәттә салкын ысул белән үстерү өчен 100 башка исәпләнгән бина төзелеп тапшырылды. Бу бинада тагын бер үзенчәлек бар - сөт эчерү өчен “сөт таксие” кулланыла. 2021 елның март аенда сәгатенә 5 тонна комбиазык җитештерү цехын эшләтеп җибәрә алганнар. 2018 елдан 2021 елга кадәр 250 млн. сумга техник база яңартылды, авыл хуҗалыгы машиналары һәм башка агрегатлар сатып алынды. Хуҗалык районда беренчеләрдән булып цифрлаштыруга кереп китте. Хәтерләсәгез, 26 апрельдә республикабыз җитәкчелегендә зур семинар да үткәрелде. Планнарына килгәндә, 4 мең тонна сыйдырышлы ашлык склады, орлыкчылык хуҗалыгы статусын алу, симәнә чистарту линиясен булдыру, төзелеш материалларына бәяләр бераз төшсә, 960 башка исәпләнгән роботлаштырылган мегаферма төзүне күздә тота икән шәткелеләр. Ирешелгән уңышлары өчен бөтен башлангычларын хуплап, ярдәм итүче инвесторлары Галлямов Рәүф Алмухаметовичка, тырыш, хезмәт сөюче Шәтке халкына, белгечләр командасына шәхсән зур рәхмәтен җиткереп кала юбилярыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X