Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хезмәтенә күрә хөрмәтләделәр

23 март көнне Сауш авылында яшәүче Тимерталип Борхановка 90 яшь тулды.

Гомерен хезмәттә үткәргән мөгаллимне Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм  “Родник” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү  үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрикләде. Җитәкчеләр юбилярга җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк  тапшырды.  

 Тимерталип абый тормыш иптәше  Саҗидә апа белән  кышын Казанда яши, ямьле язлар җитүгә алар туган якларына кайталар. Теләчедән үзен тәбрикләргә килгән җитәкчеләргә ул рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

 Тимерталип абый балачактан нинди һөнәр сайласын белеп үсә, моңа аның  бертуган апасының мөгаллим булуы да йогынты ясамый калмый.  48 елдан артык хезмәт стажы булган Тимерталип абый үзенең остазы дип үзенә белем, тәрбия биргән  Мөхәммәт абый белән Зәйнәп апа Валиевларны саный.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев