Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хезмәттә узган гомер

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Хатип абый Әсәдуллинга туры килә. Авыр сугыш елларында туган Хатип абый балачактан ятимлекне, ачлыкны татый.

Бик яшьтән әнисенә тормыш йөген тартырга ярдәм итә. Сугыштан соңгы елларда аңа укырга мөмкинлек булмый, бәхет эзләп читкә дә китми, Теләче авылында урнашкан тегү фабрикасына мастер булып эшкә урнаша. Һәр нәрсә белән кызыксынучан егет авылларга чыгып кино күрсәтергә дә өлгерә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, хезмәт юлын янә шул тегү артелендә дәвам итә. Казаклар авылы кызы Рәисә апаны үзенә тормыш юлдашы итеп сайлый. 45 ел бергә гомер кичергән гаилә бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерә. Һәрчак белемгә омтылган Хатип абый үз максатына ирешә. Белем алып, 35 ел дәвамында укучыларга белем, тәрбия бирә. Бик күп егетләр хезмәт дәресләрендә тормыш өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәнеп чыга. Күп егетләрне спортка тарта. 

80 яшен тутырган Хатип абый әле дә умарталар тота. Кирәк вакытта тегү машинасында тегү дә тегә. Яшелчә үстерегә дә хирыс ул. Язмабыз герое “Һөнәрле кеше - бай кеше" дип гомер итә. Стена сәгатьләре дә төзәтә икән.

Ә бүген ул үзенең туган көнен билгеләп уза. Хезмәт ветеранына 80 яшь тулды. Балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының матур тормышына куанып, акрын гына гомер сукмаклары буйлап атлый.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев