Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хәтер көнендә

1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте.  22 июнь көнне илебезнең төрле почмакларында һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, Хәтер һәм кайгы көне чаралары уздырыла.  

 Теләче районында Хәтер көне ел саен билгеләп үтелә. Бүген иртән район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан “Хәтер шәме” акциясе  дә үткәрелде. “Форпост” отряды вәкилләре, яшьләр сугышта һәлак булганнарны искә алдылар, обелиск тирәсенә шәмнәр яндырып куйдылар.  Көндез белән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин һәм районның оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары  район мәдәният йорты каршына җыйналды. Алар обелискка  чәчәкләр салды, батырларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Чараны район музыка мәктәбе укучыларының чыгышы бизәде. Район җитәкчесенең чыгышы да, бик күп еллар булган вакыйгаларны кабат хәтердә яңартты.

- Безгә Җиңү алып килгән батырлар беркайчан да безнең хәтерләрдән җуелмас, безнең аларны онытырга хакыбыз юк. - диде ул. 

Обелиск яны ут кебек янып торучы канәфер чәчәкләре белән капланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев