Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кичә генә кебек иде…

Район үзәк хастаханәсе баш шәфкать туташы Гүзәл Наил кызы Әскарованың биредә хезмәт куя башлаганына егерме ел узган инде. Югыйсә, Саба районының Кече Шыңар авылында туып үскән, шунда урта мәктәп һәм Казанда медицина көллияте тәмамлаган кызның эшли башлаган көне кичә генә кебек иде…

Шушы елларда аңа район үзәк хастаханәсенең төрле бүлекләрендә хезмәт куярга туры килә. Әүвәл, биш ел дәвамында лабораториядә хезмәт куйса, 2006 елдан башлап психиатр-нарколог шәфкать туташы булып эшли. Төрле участокларда эшләп, йөкләнгән эшне зур Уенын-чынын кушып әйткәндә, һәркайсыбызны ”үтәли күрә”. Аның һәм хезмәттәшләре өчен дә кеше сәламәтлеге барыннан да мөһимрәк. Минемчә, узган ел тормышыбызга килеп кергән афәт - пандемияне дә, чик сакчылары кебек, беренчеләрдән булып алар каршы алды. Озак еллар дәвамында район халкының сәламәтлеген саклауда үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен Эльвира Марат кызы шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ихлас күңелле, гаҗәеп күркәм холыкка ия Эльвира ханымга ил-көн алдында куйган намуслы, фидакарь хезмәтенең әҗерен күреп, тагын да район халкына игелекле хезмәт итәргә язсын. җаваплылык тоеп башкаруын һәм зур оештыру сәләтенә ия икәнен күрсәткәннән соң, үзен 2018 елда баш шәфкать туташы вазыйфасына билгелиләр.

Әлеге вазыйфасын да уңышлы башкарып килә Гүзәл Наил кызы. Баш шәфкать туташының, кем әйтмешли, эше тавык та чүпләп бетермәслек. Туклану мәсьәләләрен хәл итүдән башлап, авыруларны дарулар, палаталарны кирәк-ярак, урын-җир белән тәэмин итүгә, шәфкать туташлары һәм санитаркаларның эш графигын көйләүгә, аларның хезмәтенә контрольлек, корпусларда һәм хастаханә биләмәсендә чисталыкны тәэмин итүгә һәм башка эшләргә җаваплы ул.

- Гүзәл Наилевна эшкә иртәнге җидедә килә, кичке алтыда кайтып китә. Эшен ярты юлда калдырып кайтып китү гадәте юк анда. Үз хезмәтенә аеруча җаваплы карый. Шуңа да без аны быел медицина хезмәкәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасына тәкъдим иттек. Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк ул. Алар, хәләл җефете Айрат белән дус-тату һәм бәрәкәтле нигездә уллары Нияз белән Азатны тәрбияләп үстерделәр. Зур хуҗалык белән яшиләр. Дәүләт эшендә генә түгел, анда зур тырышлык сорала. - ди аның турында хезмәттәше, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Ләйсән Гыйззәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев