Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Киллер" сатуга чыкты

Марат Кәбировның «Киллер» китабы Теләче районында редакциядә сатыла башлады.

«Киллер» китабына Марат Кәбировның ике повесте кергән — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде». Автор үзе әсәрләренең сюжетын «җилтерәтеп алып кереп китә» дип тасвирлады. Геройлар — хәзерге заманда безнең арада яшәүче кешеләр. Әсәрләр йөгерек телдә язылган, җиңел укыла, диалогларга һәм кичерешләргә бай.

«Киллер» әсәрендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе — кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кешене үтерүче — киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә», — диде автор.

Китап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында басылып чыкты.  Форматы — кесә китабы. "Теләче" гәҗите редакциясенә килеп ала аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев