Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләр киеп йөрүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк

ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны табалар.

Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрүләре буенча тикшерүне көчәйтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны табалар.

"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлекләрсез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – дип аңлатты Патяшина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре концерт залларында һәм театрларда закон бозуларның иң күбесен терки. Исегезгә төшерәбез, хәзер аларда 70% ка тутырылганлык гамәлдә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X