Авылның рухи үзәге яңарды: Орымширмәдә яңа мәдәният йорты һәм һәйкәл ачылды
Район яңалыклары

Авылның рухи үзәге яңарды: Орымширмәдә яңа мәдәният йорты һәм һәйкәл ачылды

Бүген Орымширмә авылында авыл халкы өчен истәлекле вакыйга булды – яңа мәдәният йорты һәм батырлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Бу – авыл тормышында зур әһәмияткә ия булган шатлыклы вакыйгалар. Яңа мәдәният учагы авыл халкын берләштерүче, милли гореф-гадәтләрне саклаучы, яшь буынны тәрбияләүче үзәккә әверелсен.

  

Яңа клуб авыл халкына озак еллар хезмәт итсен, биредә моңлы җырлар яңгырасын, күңелле бәйрәмнәр, шатлыклы очрашулар өзелмәсен! 

  

Ә батырларыбыз истәлеге мәңгелек булсын!

Чарадан хәбәрчебез Эльмира Котдусова фотолары.


Нет комментариев