Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Киләсе елда укытучыларның хезмәт хаклары артачак

Татарстанда 22 елның 1 гыйнварыннан мәгарифнең бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Бу хакта Татрстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Инстаграмда узган туры эфирда хәбәр итте.

Киләчәктә яшьләрне мәгариф өлкәсенә җәлеп итү максатыннан  шулай ук хезмәт хакын арттыру планлаштырыла.

– Укытучыларның хезмәт хакын 2022 елның гыйнварыннан арттыру турында карар кабул ителде. Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм завучларга кагыла. Уртача алганда, оклад 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр арта, – диде министр.

Бүгенге көндә Татарстанда физика, рус теле, математика, биология һәм химия укытучылары җитмәвен әйтте министр. Аның фикеренчә, 7 һәм 8 сыйныф укучылары арасында профориентация эше алып барырга кирәк.

Киләсе елда сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр дә сакланачак. Илсур Һадиуллин әйтүенчә,  мәктәп укытучыларының уртача яше – 44-45 яшь, ә 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар 25 процент чамасын гына тәшкил итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев