Киңәшмә узды
Бүген район хакимиятенең актлар залында террорга каршы көрәш комиссиянең чираттгы утырышы үтте.
Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин алып барды. Аның эшендә комиссия членнары, район җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Утырышта сүз 9 май бәйрәмен имин үткәрү хакында барды. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин чыгыш ясады. Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров үзләрендә террорчылыкка каршы алып барылган профилактик чаралар хакында таныштырдылар.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев