Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күмәк көч тау күчерә

Елның-елында Шәтке авыл җирлегедә үзарасалым акчасы оешкан төстә җыйналып, көнүзәк мәсьәләләрне чишүгә кулланыла.

Авыл җыенына килгән халык: “Бу эшне эшләргә кирәк, агач утыртуны да онытмыйк, юл мәсьәләсен дә күз уңыннан ычкындырмыйк” дип, үзләренең фикер, тәкъдимнәрен җиткерә. Җәй аенда үзарасалым акчасына тәгаенләп куелган эшләрне башкарганнар. Шәтке авылында халыктан җыелган 260 мең сум акча, дәүләт ярдәмен кушкач, 1 миллион 300 мең сумга әйләнгән. Әлеге акча Шәткелеләргә су проблемасын да хәл итәргә ярдәм иткән. Авылдагы иске су башнясы яңага алыштырылган. Шулай ук “Черек күл” урамына чыгарга күпер эшләнгән. Авыл халкы үз акчасына башкарылган эшләргә сөенеп карый. Шәтке авылында вак таш түшәлмәгән урам калмагандыр, мөгаен.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз. (№83, 3.11.2021)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев